«Туган көнең белән, Татарстан!» бәйрәме (6+)

26 август көнне микрорайон ишегалды мәйданчыгында 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада 4, 5» җирле иҗтимагый үзидарәсе активы белән берлектә «Туган көнең белән, Татарстан!» бәйрәм чарасы үткәрде.

татарстан
IMG_8211
IMG_8201
IMG_20210826_110832

Чара барышында микрорайон халкы Татарстан тарихы һәм аның төп символлары, шулай ук республика җирлегендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты.  
Бәйрәм кунаклары «Татарстан киңлекләре буйлап» танып белү викторинасында, «Түбәтәй», «Тартмачыкта ни ятканын бел» хәрәкәтчән уеннарында актив катнашты. Яшь рәссамнар өчен арт-зона оештырылды, алар республика байрагы рәсемен ясады, милли аяк киеме читекне буяды. Алга таба милли баш киеме – түбәтәй әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. 
Чара азагында бәйрәмдә катнашучылар, үзебез яши торган республика өчен горурлык хисе кичереп һәм хөрмәт күрсәтеп, дәүләт байрагы төсләрендәге шарлар белән флешмоб оештырды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: